Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эчкәч, искә эш төшә

Исерткеч эчемлек кулланганын яшерми, рәсми беркетмәгә имзасын куя.

Бу вакыйга агымдагы елның 20 июлендә була. Арбор авылында яшәүче бер мөхтәрәм шәхес ял итеп ала. Күпләр бездә ял иткәндә аракы кулланмаса, аның ялы ял булмый. Бу очрак та нәкъ шул аракыга бәйләнгән. Соңыннан беркетмәгә язганда, үзе күрсәткәнчә, 200 грамм аракы эчеп, кәефләнеп ала.

Кичен, сәгать җиделәрдә җиңел машинасына утырып, ниндидер эш табып, Чепья авылына юл тота. Әмма анда кадәр барып җитәргә насыйп булмый, ике авыл арасындагы юлда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Документларны тикшергәннән соң, шикләнеп, махсус приборга өрдерәләр. Ә ул зур микъдарда спиртлы эчемлек кулланганны күрсәтә. N. үзенең исерткеч эчемлек кулланганын яшерми, рәсми беркетмәгә имзасын куя.

Балтач җәмәгатьчелек судында бу эш каралганда, N. үзенең гаебен тулысынча таный. Аның бу гамәленә чын күңелдән үкенгәнлеген исәпкә алып, бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм 30 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгарыла. Карар үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан