Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Экстрасенска 1 миллион сум акча түләгән

Пенсионер ханым миллион сумнан артык акчасын экстрасенска биргән. Хатын, паралич суккан иренә ярдәм итәргә теләп, ялган дәвалаучыларга чыккан.

Октябрьский шәһәреннән 69 яшьлек пенсионер ханым миллион сумнан артык акчасын экстрасенска биргән. Хатын, паралич суккан иренә ярдәм итәргә теләп, ялган дәвалаучыларга чыккан. Игъланны ул телевизордан күргән була.

“Трубканы ир-егет алган. Ул проблеманы тыңлап бетергәннән соң, телефонны “экстрасенс” кызга тапшырган. Шуннан соң кыз ирне савыктыру өчен йолалар үткәрергә тәкъдим итә, һәм бер атна дәвамында алар шалтыратып сөйләшәләр. Шуннан соң хатын ирен дәвалаган өчен акчаны экстрасенсның күрсәтелгән счетына күчерә”, — дип ачыклык кертәләр Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Беренче тапкыр пенсионер хатын 19 мең сум акча җибәргән. Һәр сөйләшкән саен сумма арта барган. Хатын дәвалауның ярдәм итмәвен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзер Республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре мошенникларны эзли.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар мошенниклар