Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайларга киңәш ителде

Мөстәкыйль рәвештә сайламаган эшкуарларны автомат рәвештә гомуми салым режимына күчерәчәкләр.

ЕНВД кулланучы эшмәкәрләргә ел азагына кадәр махсус салым режимын мөстәкыйль сайларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

"Күчү режимы ирекле, ул салым түләүченең үзенә һәм теге яки бу салым режимын кулланырга мөмкинлек бирүче критерийларга бәйле. Әгәр иң кулай режим сайланмаса, салым түләүче автомат рәвештә гомуми режимга күчереләчәк", - дип билгеләп үтте Сафиуллин.

Шул ук вакытта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы салым ташламаларын саклап калу өчен кулланырга мөмкин булган күп кенә инструментлар барлыгын әйтте.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД барлык төр бизнесны юкка чыгарачак.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым