Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ел башыннан Татарстанда законсыз урман кисүнең 16 факты ачыкланган

Законсыз агачларны кисү факты буенча хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен, материаллар хокук саклау органнарына юнәлдерелгән.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Ел башыннан Татарстанда законсыз урман кисүнең 16 факты ачыкланган. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта  республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Ел башыннан 16 материал төзелгән. Алар законсыз урман кисү факты буенча тикшерү хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен тиешле органнарына җибәрелгән. Мисал өчен, кече яки урта бизнес аукцион диләнкәсен сатып ала һәм үзләштерә башлый. Ул хокук боза, урманчы аны белеп ала, җәзасын бирә», – дип сөйләде спикер.

Санитар кисүләрсез булмый, чөнки урманнарны чистартырга һәм яңа агачлар утыртырга кирәк, диде министр.

«Санитар кисүләр сәламәт агачларны теге яки бу авырудан зыян күргәннәрдән арындыру өчен эшләнелә. Әгәр бу эшне башкармасак, сәламәт агачлар булмый. Кайвакыт безнең адреска билгеле территориядә  агачларны законлы кисәләрме яки юкмы, дип мөрәҗәгать итәләр. Законсыз кисү очракларын ачыклыйбыз һәм хокук бозучыларга җәзасын бирегә тырышабыз», – диде Равиль Кузюров.

Фото: Мубаракшина Эльвира

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман