Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Энергетиклар исегезгә төшерә

Барлык электр хуҗалыгы объектлары өчен саклана торган зоналарны һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларыннан файдалануның аерым шартлары билгеләү тәртибе расланды.

Электр хуҗалыклары объектларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү максатыннан Россия Федерациясе Карарына (2009 елның 24 феврале, №160) туры китереп, барлык электр хуҗалыгы объектлары өчен саклана торган зоналарны  һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларыннан файдалануның аерым шартлары  билгеләү тәртибе расланды. Саклана торган зона — электр челтәрләренең сакланышын, аларның  тоткарлыксыз эшләвен, куркынычсыз файдалануны тәэмин итә торган зона. Ул шулай ук электр тапшыргыч линияләрен, башка электр хуҗалыгы  объектларын эксплуатацияләү өчен тиешле шартлар тудыру, аларны зарарланудан саклау,  электр тогы тәэсиреннән бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен дә хезмәт итә.

Электр тапшыргыч линияләрнең саклау зоналары урнашкан җир участоклары хуҗаларыннан, бу җирләрдән файдаланучылардан алынмый. Саклау зоналарын урнаштыру бу җир участоклары белән алыш-бирешне дә чикләми. Алар бу җирләрдән  милекче, хуҗа яки җир участокларыннан файдаланучыларның хокукларын раслаучы документларда (кадастр паспортлары, таныклыклар) күрсәтелгән чикләүләрне исәпкә алып файдалана алалар.

Электр тапшыргыч линияләрнең саклау зоналарында нинди дә булса эшләр башкару бу челтәрләргә җаваплы предприятиедән (оешмадан) язмача рөхсәт алгач кына мөмкин.

Электр тапшыргыч линияләр астында биек габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, учак, салам ягу, төзелеш материаллары, чүп-чар өю тыела. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.

Өзелгән чыбыкка, зарарланган электр баганасына тап булсагыз,  бу хакта кичекмәстән якындагы район электр челтәрләренең,гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив- диспетчерлык службасына, җирле хакимимят органнарына хәбәр итегез. Кайнар линия телефоны: 8-800-2000-878 (шалтырату бушлай). Ремонт бригадасы килгәнче эшкә керешмәгез,зарарланган урыннан китмәгез. Бу кешеләр һәм хайваннар өчен куркыныч булырга мөмкин.

Электр челтәрләре объектларының саклау зоналарында эшләү кагыйдәләрен үтәгез!

                                                              

“Сетевая компания”

ачык акционерлык җәмгыяте филиалы

                                                  Идел буе электр челтәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сетевая компания