Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эшче тимер торба астында калып үлгән

Әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен урынга район прокуроры урынбасары килгән.

Кичә иртән Әлмәттә кеше үлеменә китергән фаҗига булган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Тимер торбалар төягән вакытта «Яңа технологияләр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең механик-җыю эшләре слесарена автомобиль угы төшкән. 46 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен урынга Әлмәт прокуроры урынбасары Илнур Габдрахманов килгән, дип яза Татар-информ.

Күзәтү ведомствосы белгечләр белән бергә предприятиедә хезмәтне саклау турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк һәм кирәк булган очракта тиешле чаралар күрәчәк. 

Фото: © РТ Прокуратурасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев