Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр

Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә тиешле хатны Иҗтимагый палата әгъзасы, "Аек Русия" проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев җибәргән.

Аның фикеренчә, кызу җәй айларында хезмәт эшчәнлеге физик яктан да, психологик яктан да күп энергия сарыф итә. Бу чорда эшләү аруга, стресска, эсселектән сәламәтлек белән җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Проблема бигрәк тә өлкән яшьтәге хезмәткәрләр өчен актуаль, аларның күбесе хроник авыруларга ия һәм өстәмә ялга мохтаҗ, дип яза Кызыл таң.

"Дәүләтнең төп бурычларының берсе буларак гражданнарның сәламәтлеге турында кайгырту максатыннан, хезмәт хакы күләмен үзгәртмичә, 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр өчен җәйге чорда эш көннәрен бер сәгатькә кыскартуның максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте министрга Хамзаев.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эш сәгате эш көне