Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эш – төзәлү чарасы (+фото)

 7 майда оешуына 100 ел булачак инспекция – күзәтү органы гына түгел, кыек юлга басуларга һәм закон бозган кешеләргә үзенә күрә социаль тернәкләндерү органы ролен дә үти.

Барлык төр җинаятьләр җәзасы арасыннан иректән мәхрүм итмичә генә үтәтү төре мөһим урын алып тора. Совет властеның беренче көннәреннән үк мондый җинаять җәзасы кирәклеге ачыклана. Чөнки җинаятьчеләргә тотконлыкта дөрес тәрбия бирү мөмкинлекләре аз була.

1919 елның 7 маенда 38 номерлы боерык нигезендә урындагы Юстициянең Халык Комиссариатларына иректән мәхрүм итмичә көчләп эшләтү җәзасы оештыру беркетелә. Менә нәкъ шул көн соңрак җәза үтәтү Федераль хезмәте директорының 2006 елның 18 декаберендә чыгарылган 882 номерлы боерыгы буенча җинаятьләр җәзасы үтәтү инспекциясе көне дип игълан ителә.

1998 елның августында җинаять җәзаларын үтәтү органнары Юстиция министрлыгына күчерелә. Балтач районында җинаять үтәтү системасының бер тармагы –  Татарстан Республикасы җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең филиалы эшли (2012 елга кадәр 12 нче номерлы җинаять җәзаларын үтәтү инспециясе дип аталды).  Инспекция белән төрле  елларда Равил Таҗетдинов, Фәрит Камалов, Илгиз Николаев, Людмила Петрова, Ранил Таҗетдинов, Фәнис Газизуллин, Руслан Сәләхетдинов, Азат Сабиров җитәкчелек иткән. Бүгенге көндә инспекция составында бер кеше эшли. Инспекциянең өлкән инспектор вазифасын әчке әшләр өлкән лейтенанты Динар Хәбибуллин башкара. Һәм башка районнар белән чагыштырганда эшчәнлекләре республикада югары бәяләнеп килә.

2018 ел дәвамында инспекциядә барлыгы 121 кеше учетта торган. Шулар арасыннан 29 кеше мәҗбүри эшкә, 12 кеше төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләр, 7 кешенең иреге чикләнгән, 20 кеше машина йөртү таныклыгын алдырган булсалар, ә 54 кеше ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгәннәр. Шулай ук 2018 елда 4 хөкемдә булучыны, суд төзәлү юлына баскан дип табып, сроктан алда җәзадан азат итте. Шул ук вакытта, 1 хөкем ителүченең эше, суд биргән йөкләмәләрне үтәмәү сәбәпле, инспекция тарафыннан судка җибәрелде һәм суд аларны ирекләреннән мәхрүм итте. Шулай ук, 2018 елда, җәмәгать тәртибен бозган өчен инспекция 9 кешегә өстәмә йөкләмәләр йөкләргә һәм шулай ук 9 кешегә сынау срокларын озайтырга дип судка представленияләр кертте, суд аларны канәгатьләндерде, – дип таныштырды инспекциянең эшчәнлеге белән Динар Хәбибуллин.

Россия Федерациясе законы гуманлаша бара. Хәзер, суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү филиалы нәкъ менә шундыйларны даими күзәтү астында тоту белән шөгыльләнә.

Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, барлык җинаять үтәү системасында хезмәт итүчеләргә, ветераннарга уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев