Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эштә “больничный” түләмәячәкләр

Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

2021 елдан башлап Русиядә эш бирүчеләр хезмәткәрләргә “больничный” түләүдән туктаячак. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тиешле закон проектын эшли.

Ведомство эшләгән төзәтмәләр нигезендә, эш бирүчеләрдән хезмәткәрләргә больничный яисә декрет акчаларын түләү бурычы алыначак. Бу җаваплылыкны Социаль страховкалау фонды үз өстенә алачагын күздә тота.

Хәзер компанияләрдә бухгалтерлар больничныйларның исәп-хисапларын алып бармаячак. Аларның вазыйфаларына кирәкле барлык документларны Социаль страховкалау фондына тапшыру йөкләнә.

Хәзерге вакытта мондый тәҗрибә илнең кайбер төбәкләрендә сынала. 2021 елның 1 гыйнварыннан төзәтмәләр бөтен ил территориясендә закон көченә керергә тиеш, дип яза Кызыл таң.

Фото:habarov.today

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больничный