Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Эшләмәгәннәренә акча түләп булмый», бәлки хезмәт хакын арттырып караргадыр (фото)

Хезмәт кешесенең тормыш-яшәеш шартларын яхшырту максатыннан, керемнәр юнәлешендә эшләүче район комиссиясе чираттагы утырышка җыелды.

Эш кешесенә уртача хезмәт хакы тиешенчә түләнергә тиеш. Әлеге уңайдан эш бирүчеләргә бурычлар куелды - хезмәт хакын күтәрергә, 16 мең 700 сумга җиткерергә. Нинди генә юнәлештә эшләмиләр безнең районда, ит белән эш итәләр, тәмәке саталар, кибетләр тоталар... Эшләре гөрләп барган оешмалардан да чакырылучылар бар. Биредә килгән һәркем хезмәт хакын начар түли дигән сүз түгел, кайбер аңлашылмаучанлыклар да килеп чыгарга мөмкин, биредә менә барысы да уртага салынып сөйләшенә, кирәк икән киңәшен дә бирәләр, ярдәмен дә күрсәтәләр, бурыч куеп, таләп итеп кенә калмыйлар дип әйтү.  Кайчак кызык җөмләләр ишетелә инде биредә, эшләмәгәннәренә акча түләп булмый ди берсе, җитәкчесе түгел, хисапчысы, әлбәттә, бу очракта яклаучысы да кебек тоелды. Бәлки хезмәт хакын арттырып караргадыр, стимул булдыру йөзеннән. Хезмәт хакы безнең республикада 16700 сум булырга  тиеш, дип каралган,   салым инспекциясеннән килгән мәгълүматлар нигезендә  комиссия квартал саен эш бирүчеләр белән очраша, аз хезмәт хакы түләүчеләр алдына бурычлар куя. "Соры базар"га каршы көрәш районда әнә шулай даими бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев