Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эт тормышы

«Йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында»гы Законның Татарстан Дәүләт Советында 13 көнне (февраль) каралып кабул ителүендә этләр ниндидер начар фал эзләмәсләр дип беләбез, әммә бу Закон әзерләгән һәм тикшергән вакытта депутатларда һәм гади халыкта зур кызыксыну уятты.

Әлегә мондый Закон Россия төбәкләренең берсендә дә кабул ителмәгән, димәк бу очракта без беренче. Законның проектын карау вакытында аңа 12 төп төзәтмә кертелгән. Иң мөһиме ике. Беренчесе, күп фатирлы йортларда яшәүче һәм эт асрарга теләге булган кеше моның өчен шул йортта торучылардан язмача рөхсәт алырга тиеш дип фаразланган иде. Ни өчендер бу пункт хәйран үзгәртелгән: Закон буенча мондый рөхсәт кеше сәламәтлеге өчен куркыныч токымлы йорт хайваннары өчен генә кирәк булачак. Димәк, күп фатирлы йортта асралучы «Бобик», «Шарик» балаңны тешләсә, бу куркыныч түгел.
Тагын бер төзәтмә - әгәр дә эт кешене тешләгән икән, аның хуҗасы бу турыда махсус ветеринария идарәсенә хәбәр итәргә тиеш. Бу гамәлне ул бер көн эчендә башкарырга тиеш. Әгәр хуҗа тешләгән вакытта күрмәгән булса, бу очракта «Бобик», «Шарик» үз-үзенә жалу язарга тиештер инде. Ничек кенә булмасын, Закон бар һәм ул үтәлергә тиеш. Шуның өчен, йорт хайваннарын, шул исәптән, этне асрарга алынасың икән, Закон белән танышып чыгарга кирәк. Законны белмәү аны үтәүдән һәм җаваплылыктан азат итмәгәнлекне истән чыгармыйк, җәмәгать!
Фото: http://doggi.ru/publ/11-14-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X