Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Фаил Нигъмәтҗанов: «Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә»

Салымнар түләр чак житте

Бу көннәрдә гражданнарга узган 2021 ел өчен милек салымнарын түләү кәгазьләре килә башлады. Шул уңайдан без берничә сорау белән Федераль салым хезмэтенен Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара  салым инспекциясенең җитәкче урынбасары  Фаил Фаиз улы Нигъмәтҗановка мөрәҗәгать иттек.

–Фаил Фаизович, иң элек әлеге җыйналган салымнарның нинди максатта, нинди өлкәләрдә кулланылуын аңлатып китсәгез иде.

-  Физик затлар тарафыннан түләнгән җир һәм милек  салымнары җирле бюджетны тулыландыруның мөһим чыганагы булып тора. Гражданнар әлеге төр салымнарны үзвакытында һәм тулы күләмдә түләп, үз  җирлекләре, ә тулаем алганда ил-дәүләт үсешенә шәхси өлешләрен кертәләр.

–Физик затлар быел нинди төр салымнарны түләргә тиеш һәм кайларда, ничек түләп була?

–1 декабрьгә кадәр  гражданнар  узган  2021 ел өчен  милек, жир һәм транспорт  салымнарын  түләргә тиешле. Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар салымны онлайн-режимда, “Оплатить” кнопкасыннан файдаланып  яки  “Заплати налоги” сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм “Электронное правительство Республики Татарстан” терминалы аша түли ала.

–Кемнәргә, нинди төр салымнарга, нинди ташламалар каралган?

- Салым түләү буенча ташламаларга ия булган салым түләүчеләр категорияләре Россия Федерациясе Салым кодексында билгеләнә. Шулай ук әлеге кодекс нигезендә муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарының норматив хокукый актлары белән аерым категорияләрдәге салым түләүчеләр өчен, салым ташламалары  билгеләнә.  Төп ташламалар пенсия яшендәгеләргә кагыла. Бу категория гражданнарга милек салымы берәр  объектка  (1 өй, 1 фатир, 1 гараж) тулы күләмдә бирелә. Ә җир салымын  исәпләгәндә  пенсионерлар  6 сутый жир өчен генә ташламадан азат ителәләр. Әгәр  ташламага ия булучы  пенсионерның җире 6 сутыйдан артык  икән, бу вакытта 6 сутыйны чигергәннән соң калган мәйдан өчен салым түләргә туры киләчәк.

–Башка елларда салым инспекциясеннән килә торган хатлар белән проблемалар, аңлашылмаучылыклар була иде. Хат килмәгән очракта нишләргә, кая мөраҗәгать итәргә?

-  Салым түләү турында кәгазь берничә очракта почта аша  килмәскә мөмкин. Әйтеп узылганча салым  түләүченең  шәхси кабинеты булган очракта,  шулай ук  салым түләүдә ташламалар бирелеп, салым исәпләнмәгәндә һәм салым күләме 100 сумнан ким булганда. Калган очракларда салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

–Вакытында түләмәгән кешеләргә нинди чаралар күрелә?

-  Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә, кабат түләү кәгазе (требование) җибәрелә. Түләү кәгазендә күрмәтелгән вакытта салымнар түләнмәгән очракта,  мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла. Салым Кодексының 48 нче маддәсе   нигезендэ  мәгълүмат судка җибәрелә. Суд карары нигезендә салым түләгәндә өстәмә тәләүләр дә (госпошлина) түлисе була. Димәк, салымнарны үз вакытында түләсәк артык чыгымнар булмаячак.

–1 декабрьга ерак калмады. Моңа кадәр салымнар җыйнау буенча  Балтач районы алдынгылар сафында булды. Быел шушы чорга күрсәткечләр нинди?

- Балтач  районы буенча  барлыгы   54 млн. 100 мен сумлык милек, җир һәм транспорт салымы җыелырга тиеш. Бүгенге көндә әлеге күрсэәткечнең  үтәлеше  12 %. 

–   Нинди сораулар белән халык еш мөрәҗәгать итә?

–  Транспорт салымы буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп буларак, транспорт салымы дәүләт теркәве узган транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнә. Дәүләт теркәве турындагы мәгълүмат салым органнарына  ГИБДД дан электрон рэвештэ килә. Салым кәгазләрендә төгәлсезлекләр булган очракта инспекциягә  килеп яки шәһси кабинет аша элекктрон рәвештә төгәлсезлекләр турында хәбәр итәргә, һәм салым суммасын кабат исәпләргә  кирәк. Мин машинаны саттып, ни өчен салым түлисе, дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Бу очракта  әйтеп үтәсе килә, килешү нигезендә генә транспортларын сатучыла бар, ГИБДД органыннан исәптән төшмерелмәгән очракта  бу транспортның салымы элекке хуҗасына исәпләнә. Транспорт чараларын саткач, исәптән төшерергә онытмаска кирәк.

  •    Аерым  физик затларның  салым түләү кәгазьләрендә җир, транспорт, милек салымнарыннан тыш, салым агенты тарафыннан  тотылып  калынмаган    керемгә  салымны  да  түләргә  туры киләчәк. Бу салым күп очракта кредит процентлары  үзгәртүдән отыш яки материальная выгода алучылар. Әлеге салымны түләү вакыты шулай ук  1 декабрь.
  •     Күп очракта салым түләүчеләр теркәлү урыны буенча яшәмилэр. Бу очракта иң уңайлы юл салым түләүченең шәхси кабинеты  аша эшләү, анда мәгълүматлар да күрсәтелгән, шулай ук  салым органнарына булган үзгәрешләрне, гаризаларны  кабинет аша җиткереп була.  Кабинетта  эшләү  өчен салым органнарыннан логин һәм пароль күрсәтелгән  теркәлү картасы алырга гына кирәк.  Федераль дәүләт хезмәте порталында эшләүчеләр гомумән портал аша гына   шәхси салым кабинетларында эшли алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев