Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Федераль куркынычсызлык хезмәте акчалата күчерүләрне судсыз ун көнгә туктата алачак

Судтан тыш блокировкалауны терроризм һәм экстремизмны финанслау, шул исәптән массакүләм тәртипсезлекләр, наркотикларның законсыз әйләнешен оештыру өчен счетлар һәм карталарның кулланылуы шикләнелгән очракта гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт (Росфинмониторинг) Эчке эшләр министрлыгына һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенә, шулай ук үзенә судсыз счетларны һәм банк карталарын ун көнгә туктатып тору хокукын бирергә тәкъдим итте. Тиешле закон проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.

Судтан тыш блокировкалауны терроризм һәм экстремизмны финанслау, шул исәптән массакүләм тәртипсезлекләр оештыру, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешен оештыру өчен счетлар һәм карталарның кулланылуы шикләнелгән очракта гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Инициатива авторлары мондый чара бары тик кичектерү мөмкин булмаган очракларда гына кулланылыр дип өметләнә. Шул ук вакытта дәүләт органнары карамагында булган мәгълүматлар «җитәрлек, алдан расланган һәм документлаштырылган» булырга тиеш.

Судтан тыш операцияләр бары тик ун эш көненә кадәр генә туктатылыр дип планлаштырыла. Тыюны бары тик суд карары буенча гына озайтырга мөмкин булачак. 

 

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга юк акчалата күчерү экстремизм