Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Фельдшерны тимер таяк белән ярганнар

Ә ул ярдәм күрсәтергә килгән булган.

Октябрьскийда бер фельдшер чак үлемнән калган.

Ашыгыч ярдәм машинасын, башы авыртуга зарланып, 23 яшьлек кыз чакырта. Адрес буенча килән фельдшер фатирда кыз белән исерек егеткә тап була. Табиб кызны тикшергәндә егет үзен бик агрессив тота һәм аңа комачаулый.

Сүз иярә сүз чыгып, алар әүмәкләшә башлый, шулвакыт чирле кыз фельдшерга тимер таяк белән ташлана. Битенә дезодорант сибә.

Табибны җәнҗалчылардан участок инспекторы коткарган.

Зыян күрүченең йөзе һәм башы яраланган. Бу кылыгы өчен кызга закон буенча җавап бирергә туры киләчәк, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фельдшерны кыйнаган