Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Фәнис ГАЗИЗУЛЛИН: "Яңа ел бәйрәмен куркынычсызлык чараларын күреп матур итеп үткәрик".

Бу исәптән елдагыча полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли башлыйлар, халыкның тыныч мохиттә бәйрәмнәрне үткәрсеннәр өчен төрле профилактик чаралар үткәрәләр.

Ләкин елның-елында закон бозу очраклары, төрле тәртипсезлекләр бәйрәм көннәрендә дә күзәтелә. Берникадаренә кешенең тәртипсезлеге сәбәп булса, берникадаренә закон таләпләрен белеп бетермәү сәбәп булып тора.
Күп очракта җәмәгать урынында петардалар шартлату, кардан ясаган сыннарны вату, гирляндаларны урлау кебек очраклар. Үзәк чыршы янында исерек хәлдә йөрү, яки шунда ук спиртлы эчемлекләр эчү, ярамаган урыннарда тәмәке тарту очраклары да булгалый. Шул ук вакытта балигъ булмаган балаларның сәгать 22:00дән соң урамда йөрүе дә закон тарафыннан тыелган.
Искәртелгән тәртип бозу очраклары өчен Закон тарафыннан каралган җаваплылыкны да әйтеп китәсе килә. Россия Федерациясенең административ тәртип бозулар кодексында күрсәтелгәннәр:
- җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренү яки җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 500дән 1000 сумга кадәр штраф яки административ арест каралган;
- җәмәгать урыннарында петардалар шартлаткан өчен шулай ук 500дән 1000 сумга кадәр штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест, ә петардалар сатучы гражданнарга 2000нән 2500гә кадәр, вазифаи затларга 4000нән 5000 сумга кадәр штраф суммалары, юридик затларга 40 меңнән 50 меңгә кадәр штрафлар салыначак;
Кардан ясаган сыннарны вату очракларында административ кодексның 20.1 маддәсе нигезендә. 500дән 1000 сумга кадәр штрф, яки 7.17 матдәсе нигезендә 300дән 500сумга кадәр штраф салына.
Балигъ булмаган балаларның 22:00 сәгаттән соң әти-әниләреннән башка җәмәгать урыннарда йөрүләре ачыкланса, Татарстан кодексының 3.11 маддәсе нигезендә әти-әниләренә штрафлар каралган.
Республикабызның эчке эшләр министрлыгы Приказы нигезендә 20сеннән 31 нче декабрьгә кадәр «Чыршы» профилактик операциясе кертелде. Бу профилактик чара законсыз рәвештә чыршы кисү очракларын кисәтү өчен кертелә. Полиция һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә төзелгән мобиль группалар эшлиләр, төрле рейд чаралары үткәрәбез. Законсыз рәвештә чыршы кисү очраклары булганда, гаепле кешеләр административ яки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
Мин район халкына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: Яңа ел бәйрәмнәренең матур һәм күңелле, хәвеф-хәтәрсез үтүе һәркемнең үзеннән тора, һәммәбез дә үзебезнең кылган гамәлләребезгә җаваплы булган очракта гына районыбызда тынычлык булыр, бәйрәмнәребез дә күңелле үтәр.
Фәнис ГАЗИЗУЛЛИН
Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы
Балтач районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибе саклау
буенча полиция җитәкчесе урынбасары полиция подполковнигы
Фото: http://newsvo.ru/news/75622

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250