Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гимназия укучылары агач материаллардан коррупциягә каршы агитация әсбаплары ясап, сертификатка ия булды (+фото)

Лаеклы проектлар бүләкләргә ия булды.

Коррупциягә каршы көрәшкә багышланган иҗади эшләр конкурсы быел 4 юнәлештә оештырылган иде. Шуларның соңгы икесе – "Коррупциясез киләчәкне төзибез" девизы астында иң яхшы социаль проектка конкурс һәм мәктәпләр арасында агач материаллардан коррупциягә каршы агитация әсбаплары ясау буенча социаль проект конкурслары.

Әлеге юнәлешләр буенча да лаеклы проектлар эшләнгән. "Коррупциясез киләчәкне төзибез" девизы астында иң яхшы социаль проект җиңүчесе булыр районның "Хыял" яшьләр үзәге танылды һәм 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Агач материаллардан коррупциягә каршы агитация әсбаплары ясау буенча социаль проект җиңүчесе – Балтач гимназиясе. Җиңү өчен гимназиягә 10 мең сумлык сертификат тапшырылса, проектны яклаган укучылар – Фидан Такиев һәм Камил Хәкимҗановлар да дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Шушы ук проектның призёры булып Урта Көшкәт мәктәбе танылды. Проектны яклаган укучы Родион Исаевны да район башлыгы Рамил Нотфуллин диплом һәм сертификат белән бүләкләде.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев