Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гөлшат Котенковага җинаятьче газ пистолеты һәм шешә ватыгы белән һөҗүм иткән

Үтерүче, өенә кайткач, табиблар чакырткан, чөнки җинаять кылган вакытта пыялага киселгән булган.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Җинаятьче Гөлшат Котенковага газ пистолеты һәм шешә ватыгы белән һөҗүм иткән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 10 гыйнвар төнендә Кызыл Чишмә бистәсенең өйрәнү-күнегүләр базасы территориясендә 29 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табыла. Ул чаңгыда шуу өчен ире һәм улы белән базага килә, үзе генә шуарга китә һәм юкка чыга. Ире башта аны үзләп карый, аннары ярдәм сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, төнге икеләр тирәсендә волонтерлар база территориясендәге урманда хатынның үле гәүдәсенә юлыга.

Тикшерүчеләргә билгеле булганча, бу көнне җинаятьче чаңгы базасы янында эшендә эчеп утырган, аннары база аша өенә кайтырга чыккан, әмма урманда адашкан. Биредә ул үзенең корбанын очраткан, аңа газ пистолеты белән янап, үз артыннан якындагы будкага барырга мәҗбүр иткән. Шунда ул хатынның муенына һәм битенә шешә ватыгы белән берничә тапкыр суккан.

Хатынның үле икәнен белгәч, аның гәүдәсен урманга өстерәп алып барып, кар белән күмеп куйган. Өенә кайткач, табиблар чакырткан, чөнки җинаять кылган вакытта пыялага киселгән булган. Аны хастаханәгә алып килеп ярдәм күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Шуннан соң җинаятьче хатынны үтергән урынга бензин алып килгән, мәетне өлешчә чишендергән, будкага бензин сипкән һәм качып киткән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, полицейскийлар Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чараларында әлеге җинаятьтә шикләнелүченең фотороботын урнаштыргач, шалтыратулар килә башлаган. Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән берьюлы 20 кешене тикшергәннәр. Оператив мәгълүматка таянып җинаятьченең эзенә төшкәннәр – ул Түбән Камада яшәүче 37 яшьлек Данил Котенов булып чыккан. Ул үз гаебен тулысынча таныган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал