Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гомерлеккә төрмә яный...

1 яшьлек улын үтергән хатынга суд процессы бара

Дүртөйленең Исмаел авылында узган җәйдә 1 яшьлек улын үтергән хатынга суд процессы бара.

Республиканың Югары судында Дүртөйле районында бер яшьлек улын үтергән һәм аны ихатада күмгән 28 яшьлек хатынга карата процесс башланды. Бу хакта “Башкортостан” телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Узган елның августында Дүртөйле районының Исмаел авылында булган хәл республиканы гына түгел, бөтен илне тетрәндерде. 28 яшьлек Юлия исемле ике бала әнисе, бер яшьлек улын үтереп, ихатага күмеп куйган булып чыкты. Әлбәттә, башта ул ике тәүлек буена хокук сакчыларын бала өйдән төн уртасында югалды, дип ышандырырга тырышты. Ә бу вакытта сабыйны йөзләрчә кеше — коткаручылар, полиция, волонтерлар, күршеләр эзләде.

Хәзер яшь ана башка сыймаслык гамәле өчен суд каршысына басты. Җәзадан котылып булмаячак. Тикшерүчеләр, җинаятьнең барлык нечкәлекләренә төшенеп, улын үтергәндә хатынның үз акылында булуын, барысын да аңлы рәвештә эшләвен ачыклаган.

Хатынга гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Аның 5 яшьлек кызын әлегә бергә яшәгән ирләренең берсе алган, дип яза Кызыл таң.

Фото:kirov.kp.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд криминал төрмә

2
X