Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гыйбрәт булсын: эчүчелек 40 көнлек сабыйны кыргыйларча үтерүгә китергән

Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата җинаять эшен карауны тәмамлады. Ул үзенең 1,5 айлык сабыен кыргыйларча - башы белән өстәлгә бәреп үтерүдә гаепләнә.

Тикшерүдә күрсәтелгәнчә, 2015 елның 20 маенда Лабенский, Казанда күршесенә кунакка керә. Хәйран гына эчеп утырып исергәннән соң, Антон бергә яшәүче хатынын һәм хатын кулындагы кечкенә сабыйны кыйный башлый. Ул гына җитми, ир-ат кулына табуретка алып, берничә тапкыр шуның белән балага суга.
Күршесе аны тартып алып араларга маташса да, Лабенский котыруын дәвам итә генә: кызын хатыны кулыннан тартып алып, аякларыннан тоткан килеш башы белән өстәлгә китереп бәрә дә идәнгә ташлый. Сабыйның еламый башлавын ишетеп, бу ерткыч үзе үк ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Тик табиблар сабыйның гомерен саклап кала алмый. Бер гаебе булмаган бала берничә көннән хастаханәдә вафат була.
Антон Лабенский үзенең гаебен тулысынча таныган. Хәзер әлеге ерткычка карата судның нинди хөкем чыгарасын көтәсе генә кала, дип яза Матбугат.ру.
Фото: http://misanec.ru/2015/02/26/shestnadtsatiletnyaya-mat-brosila-rebyonka/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250