Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гыйбрәте кыйммәт

Районда «КДН» комиссиясенең оешып эшчәнлек алып баруына берничә дистә ел булса да, әле һаман да гражданнар арасында бу комиссия эшенең нидән гыйбарәт булуын белмәүчеләр бар икән. Белмәү гаеп түгел анысы... Кылган гамәлең өчен җавап тоту һәм үкенү хисе әһәмиятле.

Балтач район Советы каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең (КДН) мөһим мәсьәләләре һәрчак игътибар үзәгендә. Комиссия район җирлегендә 13 кеше составында кабул ителде, төп бурычы - балаларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау буенча чараларны тормышка ашырудан, яшүсмерләрне җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга китергән сәбәпләрне ачыклаудан һәм бетерүдән гыйбарәт. Комиссия утырышларын ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин: беренче-сендә яшүсмерләргә яки аларның әти-әниләренә карата беркетмәләр буенча карарлар чыгарылса, икенче өлеше эш процессында килеп чыккан теге яки бу мәсьәләне уртага салып сөйләшүне үз эченә ала. Кыен тормыш хәлендә калган балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү, «авыр» гаиләләрне исәпкә кую да комиссия әгъзалары катнашында хәл ителә. Балигъ булмаганнарны тәрбиягә алу һәм алар өстеннән опека булдыру, мөлкәт хуҗасы булып исәпләнгән торактан баланы читләштерү белән бәйле бәхәсле мәсьәләләр, шулай ук башка эшләр карала. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең төп принциплары булып: законлылык; балигъ булмаган балалар белән гуманлы мөгамәлә; баланың хокукларын һәм аның тиешле мәнфәгатьләрен яклау буенча аның гаиләсенә ярдәм итү; әти-әнисе яки законлы вәкилләр белән килешеп эшләүдә теләктәшлек күрсәтү; балигъ булмаган балага индивидуаль якын килү һәм алынган мәгълүматларны сер итеп саклау; балаларга һәм аларның әти-әниләренә яхшы мөнәсәбәттә булу; вазифаи затларның һәм гражданнарның балигъ булмаган балаларның хокукларын чикләгән һәм законлы мәнфәгатьләрен бозган, үз Вазыйфаларын намуслы башкармаганы өчен җаваплылыкларын көчәйтү.
Әлеге принциплардан чыгып, 31нче гыйнвар көнне комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибендә 2011нче елга нәтиҗә, агымдагы елга бурыч-максатлар билгеләнеп, төрле эчтәлектәге тәкъдимнәр кертелсә, 2нче февраль көнне законлы рәвештә җаваплылыкка тартылган һәм беркетмәләр төзелгән гражданнарның (бу исәпкә балигъ булмаган балалар да, әти-әниләр дә керә) эшләре каралды.
Соңгы елларда алкоголизмга каршы көрәш уңаеннан күп кенә әһәмиятле чаралар гамәлгә керсә дә, яшьләр арасында әле һаман спиртлы эчемлекләр куллану, алай гына да түгел, 18 яше тулмаган балаларга кичке 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00га кадәр спиртлы эчемлекләр сату законлы рәвештә катгый тыела торып та, көндәлек тормышта һаман да киресе күзәтелә. Мәсәлән, утырышта каралган беркетмәләр (Федераль Законның 20.21 нче маддәсе буенча) арасында мәктәп яшендәге 7 егетнең эше дә бар иде. Алар кафеда туган көн кичәсе үткәрү сәбәбе белән «кәеф-сафа корулары» һәм вак хулиганлык кылулары нәтиҗәсендә җаваплылыкка тартылдылар. Шул сәбәп белән комиссиягә әлеге яшьләрнең әти-әниләре һәм авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләре, сыйныф җитәкчесе дә чакырулы иде. Егетләргә катгый кисәтүләр ясалды, штраф салынды. Балалары җәмәгать урынында кичке сәгатьләрдә исерек килеш булганы өчен әти-әниләргә дә контрольне көчәйтү бурычы йөкләнде. Бу вакыйгаларда исемнәр күрсәтелмәвенең сәбәбе бик гади - вакыйгалар гайбәт булсын өчен түгел, ә гыйбрәт алу өчен языла. (Я.Ш.). Шулай ук балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдән кергән шикаятьләргә нигезләнгән беркетмәләр (5.35нче маддә) буенча эчкече әтиләрнең дә эшләре каралды. «Юк, башка эчмәм инде... Дәваланырга барырмын», диеп әйтүчеләре дә булды араларында. Әлеге сүзләр шелтәләүгә җавап буларак яңгыраса да, аларга бик авырлык белән генә ышанасы килә. Имин, тыныч гаиләдә тиешле тәрбия һәм ата назы ала алмаган бала үзенең яклаучысы итеп кемне күрер, сыеныр урынын кайдан табар икән?! Комиссия әгъзаларының күпчелеге хатын-кызлар, үзләре әни булганга, бу балалар язмышы өчен аеруча да борчылуларын яшермиләр. «18 яшькә кадәр әле без дә җавап тотабыз, ә аннан соң, балигъ булгач, балаларыгызны башка даирә үзенә алмасмы? Битараф булмагыз, уйланыгыз, әти-әниләр, балаларыгызның киләчәге сезнең кулларда бит!..», ди комиссия әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250