Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт законын бозсаң – штраф.

Агымдагы елның 1нче гыйнварыннан хезмәт законнарын бозган өчен штрафлар артты. Җаваплылыкка тарту вакыты да ике айдан бер елга кадәр озайтылды.

Хезмәт буенча инспекторларның язмача күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен дә өстәмә җаваплылык кертелде: җитәкчеләргә 30-50 мең, компаниеләргә 100-200 мең сум штраф каралган. Хезмәт законнары нормаларын бозган өчен элек ике нигезләмә буенча җаваплылык каралса, хәзер биш нигезләмә сәбәп итеп алына. Ягъни, күп төрле тәртип бозулар аерым составка кертелде, аларның һәркайсы буенча штрафлар аерым исәпләнелә һәм кушыла.
Мәсәлән, тикшерү вакытында бер оешмада чираттагы ял графиклары сакланмавы, хезмәт килешүләрендә хезмәткәрләрнең бурычлары язылмаганлыгы, хезмәт шартларын бәһаләү уздырылмавы, офиста эшләүчеләрнең медицина тикшеренүе үтмәве ачыкланды. Бу тәртип бозулар 2014нче елда ачылган булса, оешмага 50 мең, ә җитәкчегә 5 мең сум штраф салыныр иде. Быел яңа закон буенча һәр очрак өчен аерым җәза билгеләнеп, штрафларның гомуми суммасы 300 мең сумга җитә.
Оешмада бәхетсезлек очрагы булса, моңа җаваплы кеше эзләнә, документларны тиешле тәртиптә тутыруы тикшерелә. Әмма кайбер урыннарда мондый кеше бөтенләй булмый. Димәк, бөтен җаваплылык җитәкче өстенә төшә. Аңа 400 мең сум штраф салынырга һәм берүк вакытта биш елга мәҗбүри эшкә тартылуы да мөмкин. Яки төрмәгә ябып куюлары да бар.
Хезмәт килешүе хәзер гражданлык-хокукый килешүенә бәрабәр. Димәк, социаль гарантияләр, салым түләүләр күрсәтелмичә төзелгән мондый документлар өчен хезмәт законнарын бозганга куелган җәзалар карала. Оешмага 50 - 70 мең, җитәкчегә 10 - 20 мең сум штраф салына. Хезмәт законын мондый бозулар кабатланса, ул 100 - 200 мең сумга җитәргә мөмкин.
Хезмәт килешүләрендә айлык хезмәт хакы минималь яшәү минимумыннан ким булырга тиеш түгел. Бюджеттагылар өчен ул 5965 сум. Ә җитештерү оешмалары өчен аны һәр субьект үзе билгели, Татарстан Республикасында ул минимум 6420 сум итеп куелды. Үзара килешүдә хезмәт хакы шуннан ким күрсәтелә икән, оешма җитәкчесе хезмәт турындагы законны бозган өчен җаваплылыкка тартыла.
Фото: http://vrbiz.ru/analytics/top-5_zakonov_o_trude_chto_izmenilos_za_polgoda_.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250