Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәткәрләр хокукы

РФнең Хезмәт кодексы (ХК) карарлары буенча Рәсәй Хөкүмәте билгеләвенчә әгәр хезмәткәрләр зарарлы һәм куркыныч эш урынында хезмәт куялар икән, эш бирүче аларны шәхси саклану чаралары белән бушлай тәэмин итәргә тиеш.

Һәрбер тармакның Рәсәй Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган үзенең типик нормалары бар. Әлеге документларда теге яки бу һөнәр ияләренә кагылышлы шәхси саклану чараларының исемлеге, эш нормалары һәм бурычлары, кулланылыш сроклары күрсәтелгән.
Климат поясларына бәйле рәвештә хезмәткәрләргә бушлай җылы махсус өс һәм аяк киемнәре бирү Рәсәй Хезмәт министрлыгы каоары буенча барлык тармакларга да бердәй карый. Әлеге карарлар янәшәсенә Рәсәйнең Юстиция министрлыгы тарафыннан 2010нчы елның 27нче сентябрендә кабул ителгән 18549нчы номерлы «Эш урынында зарарлы һәм куркыныч шартларда, үзенчәлекле температурада яки пычрану белән бәйле булган очракларда эшләүче хезмәткәрләргә махсус өс һәм аяк киемнәре, шулай ук башка шәхси саклану чараларын бушлай бирү каралган Типик нормаларны раслау турында»гы боерыкны да өстәргә кирәк. Эш бирүчеләр финанс мөмкинлекләре булган очракта махсус эш киемнәрен һәм шулай ук шәхси саклану чараларын эш урынында зарарлы, куркыныч һәм пычрак кара хезмәт башкарылмаганда да бирә ала. Тарма-кара кагыйдәләр күрсәтүенчә, хезмәткә карашны яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән нормалар эш бирүченең хезмәт шартлары буенча эш урыннарына үткәрелә торган аттестация нәтиҗәләренә нигезләнеп, билгеле бер норматив актында чагылыш табарга яки коллективның яисә хезмәт килешүенә кертелергә мөмкин. Бу кагыйдәләр эш бирүчегә шәхси саклану чараларының бер төрен алыштырырга рөхсәт итә. Шәхси саклану чараларының берсен икенчесенә, шуңа охшаш булганына алыштыру профсоюз оешмасы яки башка вәкиллекле органның вәкаләтле хезмәткәрләре фикерләрен исәпкә алып тормышка ашырыла. Эш бирүче хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын үз вакытында биреп барырга гына түгел, ә аларны саклау, юу, киптерү, ремонтлау һәм алмаштыру кебек хезмәт күрсәтү төрләре белән дә тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта РФнең Хезмәт кодексында расланган. Бу исәптән эш бирүче хезмәткәрләренә икеләтелгән срокка җитәрлек ике комплект шәхси саклану чаралары бирергә хокуклы. Шулай ук саклау өчен махсус җиһазландырылган бүлмә, ягъни гардероб булдыру да шарт. Бирелгән әйберләргә карата хезмәткәрләр тарафыннан сакчыл караш булырга һәм алар эш бирүчегә яки хезмәтне саклау буенча җаваплы булган кешегә алдан ук шәхси саклану чараларына төзекләндерү һәм чистарту кирәк булуы хакында хәбәр итәргә тиеш. Әгәр хезмәткәр зарарлы, куркыныч хезмәттә яки үзенчәлекле температурада һәм пычрак шартларда эшләп тә, тиешле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителмәгән булса, эш бирүченең аннан хезмәт Вазыйфасын үтәүне таләп итәргә хакы юк (РФ Хезмәт кодексы, 220нче маддә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев