Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Һөнәри ориентация кысаларында хәрби академия студенты Балтачның югары сыйныф укучылары белән очрашты (фото)

Дарья Пономарева Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары, Балтач мәктәбе һәм гимназиясенең, Чепья мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашты.

Советлар Союзы Маршалы Г. К. Жуков исемендәге һава-космик оборона хәрби академиясенең 3 курс студенты Пономарева Дарья Андреевна районыбыз укучылары белән очрашуга кайтты.

Дарья Пономарева Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары, Балтач мәктәбе һәм гимназиясенең, Чепья мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашты.

Ул укучыларга һәм студентларга уку йорты, факультетлар, буш вакыт һәм уку вакыты, предметлар һәм белгечлекләр турында, хәрби академиядә белем алу үзенчәлекләре турында сөйләде.

Шулай ук «Курсант тормышының бер көне» фильм-презентациясен тәкъдим итте. Моннан тыш, ул хәрби академиядә егетләр генә түгел, кызлар да укый, дип билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев