Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Иң яхшысы – аек, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү, бассейн­да йөзү", ди алкоголь инспекциясе җитәкчесе (+фото)

Балтачка эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов килде. 

Ул район җитәкчелеге озатуында Балтачта урнашкан берничә сәүдә ноктасында булып, алкоголь һәм спиртлы продукцияне сату белән кызыксынды. Көндезге сәгатьләрдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергәлектә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча район ведомствоара комиссия утырышы эшчәнлегендә катнашты. 

Әлеге утырышта район Советы, башкарма комитеты җитәкчеләре, бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары, районара суд приставы җитәкчесе, хокук саклау органы вәкилләре катнашты. Утырышта безнең районда спиртлы эчемлекләр сатуның легаль булмаган әйләнешенә юл куймау буенча нинди чаралар алып барылуы хакында сүз барды. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге эксперт-белгече Гөлназ Шакирова, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Җиһаншин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз чыгышында:

– Әлеге тема актуаль, чөнки без кулланучылар хокук­ларын һәм иминлеген кайгыртабыз. Алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү мәсьәләсе Президентыбыз контролендә. Рөстәм Миңнеханов безгә алкоголь базарында вәзгыятьне яхшыр­ту буенча «юл карта»сы әзерләргә йөкләмә бирде. Төп максатыбыз – алкоголь базарында тәртип урнаштыру. Чөнки ялган, легаль булмаган спиртлы эчемлекләр кеше организмына зур зыян китерә, үлем очраклары да күп. Монысы инде спиртлы эчемлекләрне чамасын белмичә, кирәгеннән артык күп кулланудан килә. Шуңа да безнең бурыч – эчү культурасын яхшырту. Берәүне дә эчмә дип, кисәтә алмыйбыз, үз аңында булмаса, эчкән кеше барыбер эчәчәк. Әмма ул суррогат түгел, ә сыйфатлы продукция кулланырга тиеш. Кибетләргә ЕГАИС системасы кертелүе ялган аракы сатуга чик куя. Гомумән, эчүчелек, тәмәке тарту беркайчан да «мода»да булмады. Иң яхшысы – аек, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү, бассейн­да йөзү. Сездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмыйм, үземне бик яхшы хис итәм. Ә эшчәнлегебезгә кагылышлы сорау­ларыгыз булса, һәрвакыт минем белән элемтәгә керә аласыз. Һәр кеше өчен дә ачыкмын, - дип белдерде. 

Утырыштан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнар кабул итте. Аңа үз эшчәнлекләрендә килеп туган катлаулы мәсьәләләр буенча Карадуганнан Гүзәл Хөсәенова, Кунырдан Айрис Муллагалиев, Чепьядан Энҗе Зарипова сораулар бирделәр. Гражданнарның сорауларына уңай җавап биреп, киләчәктә эш планына кертергә ышандырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алкоголь