Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ялгышлык белән күчергән акчаны кире кайтарып буламы?

Әгәр сез акчаны мошенникка күчергәнсез икән, полициягә гариза бирергә кирәк.

Онлайн банк аша акча күчергән вакытта, телефон номерын дөрес язмаганмын. Бер дә таныш булмаган кешегә, ялгышып, шактый зур сумма күчердем. Хәзер ул телефонын алмый. Миңа бу очракта нишләргә? Гөлнара апагыз.

 — Акчаны чит кеше счетына күчергәнсез һәм ул аны кайтарудан баш тарта икән, хәлне аңлатып, банкка гариза язарга һәм ул кеше турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк сезнең гаризаны карап чыгачак һәм, мөгаен, әлеге мәгълүматны бирүдән баш тарткан хат җибәрәчәк. Әмма бу барыбер кирәк.

Аннан соң банкка язган таләпләр белән финанс вәкаләтлесенә мөрәҗәгать итәсе була. Банк һәм финанс вәкаләтлесе җавапларын алгач, ялгыш күчерелгән акчаны кайтаруны таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Җавап бирүче (ответчик) итеп банкны һәм акча алган кешене күрсәтәсез. Әгәр сез акчаны мошенникка күчергәнсез икән, полициягә гариза бирергә кирәк.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев