Янгын торак йорт һәм мунчаны юкка чыгарган
Янгын чыгуның якынча фаразы — электр чыбыкларын монтажлау кагыйдәләренең үтәлмәве.
Янгын Кукмара районында торак йорт һәм мунчаны юкка чыгарган. Фаҗига Аш-Буҗи авылында килеп чыга, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.
Кичә сәгать 01.07дә Кукмара районының Аш-Буҗи авылы, Дорожная урамында торак йорт яну турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын-коткару хезмәте начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итә.
Янгын вакытында 115 квадрат метр мәйданда торак йорт, веранда, мунча кара күмергә әйләнә, 9 квадрат метр мәйданда каралтының түбәсенә зыян килә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгын чыгуның якынча фаразы — электр чыбыкларын монтажлау кагыйдәләренең үтәлмәве.
фото: районның 117нче янгын-коткару хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев