Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янгында үз балаларын коткарырга тырышкан ир-ат вафат булган

Әлеге очрак буенча ТР Тикшерү комитетында җинаять эше кузгатылган.

29 яшьлек Артур Гатауллин Яр Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (БСМП) вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га аның хатыны Тамара Гатауллина хәбәр итте.

Күптән түгел ир-атның комага китүе билгеле булган иде. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяләде.

«Артурны ясалма комага керттеләр, өченче көн мин реанимациядә булдым, мине аның янына керттеләр. Бөтен җире пешкән. Табиб аның тәне 90 процентка пешүе, һәм аларның 80 проценты тирән җәрәхәт булуы турында әйтте», - дип сөйләгән Тамара кичә «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

Искәртеп үтәбез, янгын 15 мартта төнлә Алабуга Гринландия бистәсенең Истәлек урамында булды. Күп балалы гаиләнең йорты янып бетте. Әти кеше һәм аның 8 яшьлек улы йорттан мөстәкыйль рәвештә чыга, әмма йорт эчендә 3 яшьлек малай һәм 12 яшьлек кыз бала кала. Аларны коткарырга тырышып, Артур Гатауллин берничә тапкыр өй эченә керә. Шул сәбәпле бик каты пешә. Кызганычка каршы, ир-ат балаларны коткарып кала алмый.

Әлеге очрак буенча ТР Тикшерү комитетында җинаять эше кузгатылган. Шулай ук эшне ТР прокуратурасында да контрольгә алганнар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alabugada-yangynda-uz-balalaryn-kotkaryrga-tyryskan-ir-at-vafat-bulgan-5884948

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев