Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янгынга каршы режим вакытында ниләр тыела?

Янгынга каршы махсус режим кертелә.

Быелның 19 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Аның максаты - Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен уздырган вакытта халыкның, аларның мөлкәтләренең иминлеген тәэмин итү. 
Янгынга каршы режим вакытында 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр (бенгаль утлары һәм хлопушкадан тыш) куллану тыела. 
Пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объекты, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан кала), ягулык-энергия белән тәэмин итү комплексларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм халык күп йөри торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси хуҗалык, күпфатирлы йортлардан әлеге ара ким дигәндә 30 метр булырга тиеш.

Нурфат ЯППАРОВ,

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев