Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Игътибар! Алдарлар инде касса чекларын эшкә җиккән

Кибеттән товар өчен картагыз аша түләп чыкканнан соӊ, ишек төбендә бер матур кыз яисә итагәтьле әби Сездән касса чекларын сорарга мөмкин.

Сәбәбен табалар, мәсәлән, мин баланы карау өчен шушыныӊ кадәр акча тоттым, ә иремнеӊ ярдәме бик аз, судка дәлил кирәк   һәм башкалар.

Ничек алдалыйлар? Карта белән түләгәндә, чекта Синеӊ фамилия, исемегез һәм картангызныӊ сонгы номерлары басыла. Мондый информация белән кешене телефон аша алдап, картаныӊ калган номерларын һәм кодын белү чүп мәсьәлә. Мәсәлән, телефоннан, «фәлән-фәләнеч, Сезнеӊ …1234 номерлы картагыз белән эшләүне банк туктатты, яӊадан файдалана алыр өчен кодыгызны җибәрүегезне сорыйбыз», дип юллама килә. Кодны абайламыйча җибәрмибез, дип кем ант итә ала?! Ә бит күпләребез игътибарсызлык аркасында картада булган акчалардан колак кагарга мөмкин. Шулай булгач, кибеттән карта белән түләгәннән соӊ бирелгән чекларны ташламагыз һәм беркемгә дә бирмәгез, үзегездә торсын. Соӊыннан өйдә аны юкка чыгарырга соӊ түгел.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять