Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Игътибар, “Мәк” оператив-профилактика операциясе бара

Ел саен җәйге чорда Русия регионнарында үсемлекләрдән эшләнгән наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәшү, мәк һәм киндернең законсыз чәчелүен ачыклау һәм юк итү, әзерләүчеләр, йөртүчеләр һәм сатучыларны кулга алу максаты белән "Мәк" операциясе игълан ителә.

Үсүче наркотик матдәләрне сату белән бәйле җинаятьләрне ачу, кисәтү максатында үткәрелүче әлеге чара ике этаптан тора. Беренчесендә наркополицейскийлар кызыксындырылган ведомстволар белән берлектә составында наркотик матдә булган кыргый үсүче үсемлекләрне эзләп табу һәм юк итү эшен башкарачаклар. Ә икенче этапта мондый үләннәрнең читтән кайтарту очраклары катгый тикшереләчәк.

Район халкына, җир участоклары хуҗаларына, биләмә башлыкларына җәйге чорда бу проблемага игътибарлырак булырга кирәк. Наркотиклы үсемлекләрне махсус үстерү, куллану җитештерү, сату фактлары турында белсәгез, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.
Фото: http://mvdrybnayasloboda.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250