Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Игътибар: районда чисталык ике айлыгы.

1нче апрельдән чисталык икеайлыгы башлана. Шушы көннән районда оештырылган чисталык комиссиясе дә урыннарга чыгып, эшләрнең барышын тикшерә башлый, аңлату эшләре алып бара, гаеплеләргә катгый чаралар күрә. Кыскасы, яз белән бергә кабат чистарыну, төзекләндерү вакыты җитте.

"Кызыл линия"дән чыгып төземәскә, төзелеш материалларын урамга куймаска, юынтык суларны капка төпләренә түкмәскә, тиресләрне үз территорияләребездән читтә урнаштырмаска, төзелеш эшләре алып барасың икән материалларны вакытлыча капка төбендә саклау өчен җирле үзидарәдән моңа рөхсәт белешмәсе алырга кирәк. Моның бер авырлыгы да юк бит инде. Әллә җирле җитәкчеләрнең халыкка аңлатуы җитмиме? Кайбер җирлекләрдә бу хакта аңлатып кеше күп йөри торган урыннарда памяткалар эләләр элүен. Әмма бу гына аз.
Районның административ комиссиясенең чираттагы утырышына Урта һәм Иске Көшкәт, Норма авылларыннан гражданнар чакырылган иде. Алар рөхсәт ителмәгән урынга агачлар, төзелеш кирәк-яракларын өеп куйган, суны капка төбенә түккән өчен җаваплылыкка тартылды.
Комиссия каршында җавап тотучылар үз гаепләрен таныдылар һәм башка кабатланмас дип ышандырдылар. Шулай да аларның һәркайсына икешәр мең сум штраф салынды. Монысы минималь җәза. Тирә-юньгә зыян китерү дәвам ителсә, катгыйрак чаралар күрелә. Мондый күңелсез хәлләр белән очрашырга теләмәсәгез, әйләнә-тирәнең чисталыгына, төзеклегенә зыян китерердәй гамәлләр кылмагыз. Районның, авылның чиста булуы үзебездән тора.
Фото: http://vestiprim.ru/2014/03/20/vo-vladivostoke-proydet-dvuhmesyachnik-chistoty.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250