Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Игътибар! Юлларда йөк машиналарына чикләүләр кертелә

Татарстанда төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Язын автомобиль юллары өслеген саклау максатыннан кертелүче әлеге чикләүләр 15 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә булачак. Бу ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 14 мартта кабул ителгән карарга таянып башкарыла.
"Язгы чорда транспорт чарасы күчәренә төшә торган иң чик авырлык күләмнәре бер күчәрлегә - 6, ике күчәрле арбага - 5, өч күчәрле арбага - 4 тонна билгеләнде", - дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, ягулык ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажирлар ташучы автобусларга кагылмый.
Фото: admmotizley

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250