Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Игътибар үзәгендә

Күптән түгел прокуратурада эшче төркем үтте. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды.

Балаларга кичке сәгать Юнан соң җәмәгать урыннарында әти-әнисез яки өлкәннәрдән башка булырга ярамаганлыгы хакында белсәләр дә, закон бозу очраклары һәрдаим теркәлеп тора. Инспекторлар кулына килеп капкан балалар: «Кичәләр, дискотекалар 10да гына бетте», - дип җавап кайтарып, үзенең хаклы булуын исбатларга ашыга. Юкса, кичәдән ун тулганчы кайтып китәргә була яки әти-әни баласын каршы алырга килә ала. Эшче төркем вакытында бу юнәлештә бала белән дә, әти-әниләр белән дә тигез дәрәҗәдә эшләү таләп ителде.
Җәмгыятьтә киң колач җәйгән экстремизм, милләтара мөнәсәбәтләр, терроризм хакында да сөйләшү булды. Бу очракта балалар белән генә түгел, зурлар, өлкәннәр белән дә тыгыз эш алып бару, контрольдә тоту кирәклегенә басым ясалды. Районыбызга чит республикалардан күченеп кайтучы кешеләрнең артуы нәтиҗәсендә бу юнәлештә ныклап эшләү кирәклеге дә әйтелде.
Эчүчелек белән шөгыльләнеп, бала тәрбиясенә салкын караган гаиләләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Инспекторлар Сосна авылыннан Н.ның эше белән таныштырганнан соң:
- Бала акчасына яшәргә ничек оялмыйсың? Типсәң, тимер өзәрдәй ир кеше бит син, - диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов.
Әмма хәмер белән дус булган һәм бала тәрбиясенә салкын караган кешене сүзләр генә туры юлга бастыра алмый, минемчә. Эшче төркемдә катнашучыларның:
- Үзгәрергә уйлыйсыңмы? - дигән соравы да җавапсыз калды. Н.ка үзгәрер өчен ике атна вакыт бирелде. Әгәр ул вакытында акылына килеп, газизләренең киләчәге турында кайгыртмаса, балаларны тиз арада кайда да булса урнаштыру мәсьәләсе күтәреләчәк.

Рәсемдә: утырыштан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250