Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике баласы калган йортка ут төрткән

Балаларын үтергән ананы 21 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Байкал аръягында яшәүче 30 яшьлек Ксения Григорьева төрмәдә 21 ел утырачак.

Тикшерү материаллары буенча, бу хатын сабыйларны тәрбияләү белән шөгыльләнергә теләми. Ул балаларыннан котылу юлын алдан эзли, план кора. Әни кеше ике нәни баласын өйдә калдырып чыга. Аннары агач йортка бензин сибә һәм ут төртә. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килә. Алар балаларның берсен уттан алып чыга, икенче сабый үлә.

«Балаларның берсен күршедә яшәүче үсмернең батырлыгы ярдәмендә коткарып калдылар», - диелә Байкал аръягы прокуратурасы сайтында.

«Җаваплылыктан качу өчен Григорьева, янгын очраклы чыкты, аның үзенең моңа катнашы юк дип исбатларга тели. Ләкин бу фаразны дәүләт гаепләүчесе кире какты», — дип аңлатканнар ведомствода.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять