Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике пенсия кемнәргә?

Алар арасында-дәүләт хезмәтендә имгәнү алган инвалидлар, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары һәм башкалар бар.

«Кайбер очракларда русиялеләр ике төрле түләү алу өчен берьюлы ике нигезләмәдән файдаланырга хокуклы. Бу пенсия белән тәэмин итү турындагы законнарда билгеләнгән», - дип хәбәр итә Life.

Беренче төркемгә дәүләткә хезмәт иткәндә барлыкка килгән инвалидлык буенча пенсия алучы русиялеләр керә. Аларга хәрби хезмәткәрләр, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка көч ведомстволары хезмәткәрләре кертелгән. Алар барысы да, инвалидлык буенча түләүдән тыш, картлык буенча страховка пенсиясенә дә хокуклы. Әмма бер шарт бар - аларның минималь эш стажы 12 ел булырга тиеш.

Пенсиягә өстәмәләр алу хокукына ия икенче төркем - һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары, шул ук вакытта аларга түләүләр 55 һәм 50 яшь тулгач башлана.

Ике тапкыр бирелә торган пенсиягә тиешле еллар эшләгән өчен махсус өстәмә каралган гражданнар дәүләт хезмәткәрләре исәп тота ала.

Шулай ук өстәмәләрне балигъ булмаган балалар тәрбияләүче пенсионерлар да, авыл җирлегендә 30 еллык эш стажы булган пенсионерлар да ала, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия