Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике яшьлек баласын пычак кадап үтергән

Сабый әнисенә ирләр белән типтерергә комачаулаган.

Киров шәһәрендәге бер йортта коточкыч җинаять булган.

Анда кечкенә малай мәете табыла. Җинаять урынын җентекләп тикшерәләр. Бала мәетендә берничә тапкыр пычак кадаган эзләр була.
Кайбер чыганаклар, баланың мәетендә сигез тапкыр пычак белән кадаган эзләр табылган, дип яза. Фатирдагы линолеум өстендәге кан күлләвеге моны раслый, диелә бу хәбәрдә.

Фаҗигадән соң бер көннән баланың анасы сабыен үзе үтерүен таныган. Бу турыда Русия Тикшерү комитеты хәбәр иткән. "Баланың үлемендә анасы гаепле. Сорау алган вакытта бу хатын гаебен таныды. Ул баласын имгәткәнен сөйләде. Сабый анасына ял итәргә комачаулаган", - дип сөйләгәннәр Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, хатынның сүзләре шаһитларның күрсәтмәләре, урында табылган дәлилләр белән раслана, ди яза "Интертат".

Тикшерү комитеты видеосында үз баласын вәхшиләрчә үтергән хатын белән тикшерү эксперименты сурәтләнгән. "Без кунакта идек, ул, өйгә кайтыйк, диде. Мин кайтмадым. Ул ишекне ача башлады. Мине тыңламады. Мин өстәлдән пычак алдым. Ул ишекне ача алмады. Ике-өч тапкыр суктым", - дип сөйли баласын үтергән хатын...

Ахырзаман дигәннәре шулай буладыр, күрәсең...

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять