Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Икътисади үсеш министрлыгы кече бизнеска салымнарны арттырырга тәкъдим итте

Салым кодексы нигезендә, министрлык ел саен куллану бәяләренең үзгәрүен исәпкә алып индексация үткәрә.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2020 елда кече бизнес өчен салымнарны 4,9 процентка арттырырга тәкъдим итте. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында дөнья күргән.

Салым кодексы нигезендә, министрлык ел саен куллану бәяләренең үзгәрүен исәпкә алып индексация үткәрә.

Проект нигезендә, коэффициент-дефляторны 1,915тән 2,009га кадәр күтәрү күздә тотыла. Сәүдә җыемы өчен әлеге күрсәткечне – 1,317дән 1,382гә, патент системасы өчен 1,518дән 1,592гә кадәр күтәрергә ниятлиләр.

Физик затлар кеременә салымны исәпләү өчен 1,813 коэффициентын (2018 елда ул 1,729га тигез иде) кулланырга тәкъдим ителә.

Нәтиҗәдә, әлеге коэффициентларның барысы да 4,9 процентка кадәр артачак.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым