Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Илдар Усманов: » Бердәмлекне саклыйк!»

Эчке эшләр хезмәткәрләренә җәмәгать һәм хокук тәртибен саклау, халыкның иминлеген тәэмин итү һәм җәмгыятькә куркыныч тудыручы хокук бозуларны булдырмау вазифалары йөкләнгән.

Әңгәдәшебез – Россия Федерациясе Эчке эшләр Министрлыгының Балтач район бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Котдус улы Усманов   

– Илдар Котдусович, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре эшенең төп юнәлешләрен искә төшереп алыйк әле.

 – Эчке эшләр хезмәткәрләренә җәмәгать һәм хокук тәртибен саклау, халыкның иминлеген тәэмин итү һәм  җәмгыятькә куркыныч тудыручы хокук бозуларны булдырмау вазифалары йөкләнгән. Бу эш күләмле һәм күпкырлы, аның үзенең үзенчәлекләре бар. Тәүлек әйләнәсендә полиция хезмәткәрләренең эше тукталмый, дип әйтә алабыз, мөрәҗәгатьләр булуга, җинаять,  юл-фаҗигаләре булган  урыннарга вакытында барып җитәбез.    Җинаятьләрне эзләү, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту,  икътисадый җинаятьләрне булдырмау да эшебезнең бер тармагы.  

– Шушы вазифалар арасында террорга каршы көрәш алып бару да иң әһмиятлеләрнең берседер....

   – Әйе, бик дөрес әйтәсез, бу безнең беренчел бурычыбыз.  Терроризм – бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты – физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Районыбызда дистәдән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, төрле халыкларның бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт – төбәгебездә тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе.

  – Бу юнәлештә нинди чаралар күрелә?

–   Районда терроризм һәм экстремизм күренешләрен кисәтү максатында төрле чаралар күрелә. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә терроризм, экстремизмга каршы сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар, әңгәмәләр үткәрелә. Районда җитәкчеләр катнашында үткәрелә торган киңәшмәләрдә еш чыгыш ясыйбыз. Халык күп була торган чараларны үткәрү мәсьәләләренә зур җаваплылык белән карыйбыз. Участок вәкилләре дә бу өлкәдә күләмле, әһәмиятле эш башкаралар. Районыбыздагы дини оешмалар белән үзара аңлашып эшлибез. Төп хезмәтебез читтән караганда күзгә ташланмаска да мөмкин, әмма бу очракта  террорчылык белән көрәшү генә түгел, аны алдан кисәтү зарур, дигән принциптан чыгып эш итәбез.

   – Террорчылар һәм экстримистлар илебездә әледән-әле баш күтәрә, төрле аяныч вакыйгалар да була...

–  Әйе, мондый  фаҗигалар булуы бу өлкәдә безнең барыбызның да җаваплылыгында икәнен танырга кирәк. Эле күптән түгел террорчылар   һөҗүм иткән «Крокус Сити Холл» фаҗигасе генә дә ничә йөз кешенең трагедиясе булды, якыннарын югалту ачысын тату күпләргә зур кайгы китерде.   Без барыбыз да уяулыкны югалтмаска, җаваплылыкны киметмәскә тиешбез. Халыклар дуслыгы, үзара хөрмәт барлык өлкәләрдә дә өстен булырга тиеш.

  – Райондашларга теләкләрегез...

 –  Иң әһәмиятлесе – һәркемгә сәламәтлек, тигез гаилә тормышы, бәхет телим. Якыннарыбызны алдан югалту ачысын татымаска иде. Алда искә алган һәм аңа охшаш фаҗигалар кабатланмасын, дигән теләк һәркемнең күңел түрендәдер. Илебез тыныч булсын, бәлә-казалар, көтелмәгән бәхетсезлекләр һәммәбезне дә урап үтсен.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

  Әңгәмәдәш: Вакыйф Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев