Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Илдар Усманов: "Җинаятьчелеккә каршы көрәштә бердәмлек кирәк".

2014 елда Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенеӊ жинаятьләр һәм административ хокук бозуга каршы алып барган эше турында отчет җыелышында бүлек җитәкчесе полиция подполковнигы Илдар Усмановның чыгышыннан өземтәләр:

Балтач эчке эшләр бүлегенеӊ район эчендә җинаятьләрне булдырмау һәм башкарылган җинаятьләрне ачу белән беррәттән районда уздырылган массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауны оештырды. Шулай ук Россия күләмендә алып барылган террорчылыкка каршы көрәш куелган таләпләрне үтәү юнәлешендә эш алып барылды. Болардан тыш башка республика, район күләмендә узган массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауда актив катнаштык. Бүгенгесе көндә 3 полиция хезмәткәре Дагстан републикасында Татарстан эчке эшләр министрлыгы җыелма отряды белән хокук саклау буенча эш алып бара.
РАЙОНДА ЖИНАЯТЬЧЕЛЕКНЕӉ ТОРЫШЫ:
2014 елның 12 аенда барлыгы 104 жинаять теркәлде, узган ел белэн чагыштырганда бу 6 җинаятькә, яисә 6,1% ка кимрәк. Кайбер төр арткан җинаятьләрнең сәбәпләре буенча:
- шәхескә каршы жинаятьләрнең күбрәк теркәлүе 23 тән 31 гә, шулардан авыр тән җәрәхәтләре китерү 0 дән 3 кә, көчләүләр 0 дән 1 гә;
- яшерен рәвештә урлау очракларының артуы 36 дан 45 кә;
- ачык талау 0 дән 1 гә;
- автомашиналарны алып китү очраклары 3 тән 4 кә.
Гомуми җинаятьләр саны артуга карамастан авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең теркәлеше узган ел белән чагыштырганда бер рәттә 14.
Гомуми җинаятьләр саны арту белән түбәндәге төр җинаятьләр саны кимеде:
- профилактик җинаятьләрнең (ст.ст. 112-115,119) 15 тән 10 га. Бу өлкәдә күрсәткечләрнең кимүенә күпмедер эчке эшләр Министрлыгының статистик мәгълүмәтләр туплавы буенча кертелгән үзгәрешләре дә йогынты ясады. Бу очракта полиция хезмәткәре тарафыннан җинаять ачыкланып, шәхси тәртиптә судка җибәрелә һәм бу җинаять суд тарафыннан ачыкланган, дип статистик тупламаларда күренә.
- миллеккә каршы җинаятьләр 56 дан 54 кә, шулардан талау 5 тән 1 гә, ут төртү фактлары 4 тән 2 гә.
Иӊ күп җинаятьләр теркәлгән авыл җирлекләре:
Балтач ш.т.п. - (участок вәкилләре Камалиев А.З., Сафиуллин А.И., Тухфатуллин Р.Р., Җиһаншин И.Ф.). Барлыгы 28 жинаять теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда 9 жинаятькә кимрәк. Шуларнын 17 се урлаулар, 1- кеше үтерү, 1 - авыр тән җәрәхәте ясау, 1 - автомашина урлап китү, 1 - ялганлап урлау, 2 - алимент түләмәү, 1 - законсыз рәвештә йортка керү, 3 - кыйнау, 1 - үтерү белән янау. 4 җинаять ачылмыйча калды, шуларның барысы да урлаулар (Сорнай хуҗалыгы басуыннан борчак саламы урлау, Көек авылында Габделхаковлар хуҗалыгыннан ит, универмагта шәхси эшмәкәр Афанасьевныӊ сату урынынан акча һәм алтын әйберләр урлау, Колестратовның автомашинасыннан акча урлау).
Чепья - (участок вәкиле Фәйзрахманов Э.Ф., Мәхмутов М.М.) Барлыгы 13 җинаять теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда 4 жинаятькә күбрәк. Шуларның 6сы урлаулар, 4 - алимент туләмәү, законсыз йортка керү, 1 - законсыз корал йөртү, 1 - документлар урлау очрагы. Ачылмыйча калган җинаятьләр, шуларның 3 урлаулар, 1 банкоматны шартлату (Шиһабетдиновлар хуҗалыгыннан бензокосилка урлау, банкоматтан акча урлау, «Алтын тал» оешмасыннан материаль байлык урлау).
Норма - (участок вәкиле Гыйлемҗанов Ф.Ш., Җиһаншин И.Ф.). Барлыгы 9 җинаять теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда 6 жинаятькә кимрәк. Шуларныӊ 5 -урлаулар, 1 - автомашина урлау, 1 - законсыз йортка керү, 1 - полициягә каршылык күрсәтү, 1 - экономик өлкәдәге җинаять. 2 жинаять ачылмыйча калды, барысы да урлаулар. (Норма авылында хуҗалыктан инструментлар урлау, билгесез кешеләрнең кәрәзле телефон ярдәмендә Хөрмәтуллинаның акчасын урлау).
Салавыч - (участок вәкиле Гыйлемҗанов Ф.Ш., Җиһаншин И.Ф.). Барлыгы 8 җинаять теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда 6 жинаятькә күбрәк. Шуларныӊ 1 се - кеше үтерү, 1се - авыр тән җәрәхәте китеру, 1 - урлау, 1 - көчләү, 1 - кыйнау, 1 - алимент түләмәү, 1 - экономик өлкәдәге жинаять. 1 җинаять ачылмыйча калды («Татарстан» хуҗалыгыннан ягулык урлау).
Кече Лыза - (участок вәкиле Хөснетдинов Р.Н., Җиһаншин И.Ф.). Барлыгы 7 җинаять теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда 5 кә күбрәк. Шулардан 1 - автотранспорт урлау, 1 - наркотик матдәләр сату, 1 - наркотиклы үсемлекләр устрерү, 1 - алимент түләмәү, 1 - үтерү белән янау, 1 - кыйнау. Ачылмыйча калган җинаятьләр юк.
Сосна - (участок вәкиле Гыйлемҗанов Ф.Ш., Җиһаншин И.Ф.). Барлыгы 4 җинаять теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда 4 кә күбрәк. Шулардан барысы да урлаулар. Ачылмыйча калган җинаятьләр юк.
Унай оператив торыш Шубан авыл җирлегендә күзәтелә, ел буена бер җинаять теркәлмәгән. Шулай ук чагыштырмача җинаятьләр саны кимегән авыллар - Урта Көшкәт, Куныр, Смәел, Пыжмара.
(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250