Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җинаять — виртуаль, төрмә — реаль

Бер егет Интернетта балигъ булмаган кызның шәрә фотоларын урнаштыра. Егеткә әле 18 яшь тула гына, ләкин ул 2,5 елын катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.

Ул үзе Волгоградта яши һәм Интернет аша Калугадан бер кыз белән языша башлый. Шул вакыт кызның аватаркасындагы фотосы чын булмавы ачыклана.

Бу алдашу егетнең ачуын китерә һәм ул кызны тәүбә иттерергә була: аның шәрә фотоларын, аккаунтының логинын һәм паролен сорап ала да, кызның битенә фотоларын урнаштырып: “Сәгатенә 1000 сум алам” дип язып куя.

Ачыклануынча, кызга бу вакытта 12 яшь тулмаган була. Егеткә “Сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре” мәддәсе буенча 2,5 ел төрмә “чәпиләр”.

Юкка гына балалар социаль челтәрләрдә барысы да рөхсәт ителгән дип уйлый. Юк шул, аның өчен дә иркең белән хушлашырга туры киләчәк, дип яза Кызыл Таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять