Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Инкассатор хезмәттәшен яралап, 60 млн. сум акча урлап качкан!

Игътибар, Татарстанда хезмәттәшен яралап, 60 млн. сум акча урлап качкан инкассаторны эзлиләр!

Бүген, ягъни 23нче гыйнвар көнне, 11.07 сәгатьтә Яшел Үзәндәге үзәк банк бинасы янында ике инкассатор арасында низаг килеп чыккан. Бәхәс аркасында ир-атларның берсе икенчесенә утлы коралдан аягына аткан һәм "Фольксваген Амарок" (д/н Т669ОС/116rus) инкассатор машинасына утырып билгесез тарафка качкан. Машинада 60 млн. сум акча барлыгы мәгълүм.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 1989нчы елгы, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Игорь Константинович Богаченко эзәрлекләнә.
Аның үз янында РСА утлы коралы (револьвер) булуы ихтимал. Җинаять кылучы "Мазда 3" (номеры 565) машинасы белән хәрәкәт итәргә дә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр минисрлыгының мәгълүмати хезмәте.
Фото: http://kazan.kp.ru/online/news/1955187/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250