Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Инвалид коляскасында килеш күршесен үтергән

43 яшьлек коляскалы инвалид хатын-кыз көнчелектән күршесенә пычак белән кадаган.

Бу турыда Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетыныӊ өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий матбугат үзәге аша хәбәр итә.

2 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә, элек тә җинаять өчен җәзага тартылган 43 яшьлек коляскалы инвалид хатын-кызныӊ өендә аныӊ белән язылышмыйча торган ир-ат һәм күрше хатыны табын оештыралар. Коляскада кухня ягына чыгып, кабымлыклар хәзерләп алып кергән хатын, күршесенеӊ аныӊ «сөйгәнен» үзенә каратырга тырышканына тап була. Ул, ике дә уйламыйча, өстәлдәге пычыкны алып, көндәшенеӊ күкрәгенә кадый. Пычак хатын-кызныӊ нәкъ йөрәгенә эләгә һәм ул шунда вафат була. Кулга алынган инвалид хатын үзенеӊ гәебен тулысы белән таный. Россия Федерациясе җинаятьләр Кодексыныӊ «Үтерү» матдәсе буенча эш кузгатыла.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал