Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ир 5 кешелек гаиләсен юк иткән

Югалганнарның мәетләрен бакча участогында тапканнар. Шул бакча участогына якын күршеләре гаепләнүчене тыныч кеше буларак бәяли.

Һәлак булган гаиләнең күршеләре 46 яшьлек Б. Илдарның нинди кеше икәнен “Mash” телеграм-каналына сөйләп биргәннәр. Югалганнарның мәетләрен бакча участогында тапканнар. Шул бакча участогына якын күршеләре гаепләнүчене тыныч кеше буларак бәяли.

“Гел тыныч иде. Былтыр язын килеп бераз яшәп китте. Хатыным белән тиргәштем дигән иде”, - дип сөйли күрше хатыны.

Гаилә Төньяк зират янындагы бакчалар тирәсендә 2011 елга кадәр яшәгән, аннары Уфага күченгән. Нәкъ кайчандыр яшәгән йортларына ир үзенең 39 яшьлек хатыны, 2 һәм 6 яшьлек балалары, 22 яшьлек үги кызы әм аның 9 айлык баласы мәетләрен күчергән. Моның өчен гаепләнүче “Газель” йөк машинасы яллаган, әлеге вакытта тикшерүчеләр “Газель” машинасы йөртүчесен эзлиләр.
Ир гаиләсен узган елның декабрендә үк юк иткән. Озак вакыт кешеләр югалды дип хәбәр итүе булмый, чөнки гаиләнең якын туганнары калмаган. Нибары апрельдә 22 яшьлек Б.Виканың дус кызы полициягә мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре югалганнарның яшәгән урыннарына барып тикшерә, әмма Виканың үги атасы ишекне ачмый. Күп тә үтми полицейскийлар ату тавышы ишетә. Ирне үлгән килеш табып алалар.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир Уфаның Калинин районында гаиләсен буып үтерә. Соңыннан ул мәетләрне Төньяк зират янындагы бакчасына илтә һәм ташландык коега ыргыта, дип яза Өмет.

Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: "Горобзор"
Фото: "Mash" телеграм-каналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять