Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җир бирүдәге үзгәрешләр турында 5 сорауга – 5 җавап

Күпләр үз шәхси җир кишәрлекләреннән файдаланганда, аның чикләрен төгәл белмиләр. Нәтиҗәдә, алар койма корганда яисә инде башка төзелеш эшләре алып барганда, 1-2 метрга читкә чыгудан курыкмыйлар. Чынлыкта исә бу - җитди хокук бозу. Әлеге затларга каралган штрафлар, җир бирүдәге үзгәрешләр, аренда срогын озынайту хакында прокурор ярдәмчесе Гөлнара Миннехәй кызы Галиуллина...

- Гөлнара Миннехәевна, җир бирүдәге үзгәрешләр белән таныштырып үтсәгезче.
- 2015 нче елның 1 мартыннан Россия Федерациясенең Җир Кодексына һәм җиргә бәйле күп кенә законнарга зур үзгәрешләр кертелде.

Бу үзгәрешләрнең һәркемгә дә кагыла торган берничәсен санап китү урынлы булыр.

Җир кишәрлекләре бары тик Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексы тарафыннан расланган ызанлау проекты нигезендә генә башкарыла. Проект документларында җир кишәрлекләренең урыны, чикләре һәм мәйданы турында мәгълүмат кына түгел, шулай ук скверлар, парклар һәм башка рекреацион зоналарны саклау өчен мөһим булган күләме һәм сыйфаты буенча характеристикалар да булырга тиеш.

Җир кишәрлекләренә хокуклар барлыкка килү - сатып алу яисә арендага алу бары тик аукцион формасында үткәрелә торган торглар аша гына тормышка ашырыла ала.

Җир турындагы законнарда дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен аукцион рәвешендә сату яисә аендага биру процедуралары төгәл беркетелә. Аукцион үткәргән чагында җир кишәрлеге схемасын раслау, аны формалаштыру һәм кадастр исәпкә алу, объектларны инженер-техник челтәргә тоташтыруны тәэмин итү буенча техник шартлар алу, вәкаләтле органнарның аукцион үткәрү турындагы карарлары булырга тиеш.

Җир кишәрлеген арендалау срогы өч елдан да ким булмаска тиеш, ул сроктан да азракка килешү бары тик арендаланган җирдә төзелеш эшләрен тәмамлау өчен генә бирелергә мөмкин. РФ Җир Кодексының 26 номерлы законы нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр өч елдан кимрәк вакытка арендалана алмый. Һәм мондый килешүләр дәүләт теркәве дә үтәргә тиеш.

- Соңгы вакытта җирле үзидарәгә йорт төзелеше өчен яисә шәхси хуҗалык өчен бирелгән җир кишәрлегенең аренда срогын озынайтуны сорап язылган гаризалар кире кагыла башлады. Бу үз чиратында халыкта ризасызлык тудыра. Жир кишәрлегендә төзелеш эшләре башланып кына киткән, ә җирнең беренчел аренда срогы 3 ел үтеп китү сәбәпле, арендаторның җиргә хокукы беткән. Җире үзидарәдә срокны автомат рәвештә озынайтып булмый, яңадан торг үткәрергә кирәк диләр. Бу дөресме?
- Россия Федерациясенең Җир Кодексы буенча, дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләре гражданннарга йорт төзелеше яисә шәхси хуҗалык алып бару өчен арендага торглар (аукцион яисә конкурс) аша бирелә.

2015 елның 1 мартыннан кертелгән үзгәрешләр нигезендә, аренда срогын шул ук арендатор белән кабаттан озынайту каралмаган.

Әгәр дә җир кишәрлеге беренче тапкыр 2015 нче елның 1 мартына кадәр бирелгән икән , бу очракта Россия Федерациясе Җир Кодексының 39. 14-39.17 маддәләре нигезендә төзелеш тәмамланмаган объект милекчесе әлеге объектны төзеп бетерү өчен дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлегенә аренда срогын сатып алулар үткәрми генә озайтырга хокуклы. Мондый хокукны ул бары бер генә тапкыр тормышка ашыра ала. Моның өчен гражданнарның кулында төзелеш алып бару өчен рөхсәт кәгазе (разрешение на строительство) һәм төзелүче объектка хокук бирүче документ булырга тиеш.

Законның әлеге өлеше бары тик элек мондый җир кишәрлекләре шундый ук тәртиптә алдагы милекчеләргә бирелмәгән оракта гына кулланыла.

Шулай итеп, төзелеп бетмәгән шәхси торак йорт милекчесе сатып алулар үткәрмичә генә төзелешне тәмамлау өчен җир кишәрлеген кабататн өч ел арендага алырга хокуклы.

- Җир - авыл кешесе өчен ул байлык дигән сүз. Ә байлык ул һәрвакытта да шәхси милектә булырга тиеш дип күнеккән без. Җирне шәхси милеккә бушлай алып буламы?
- Россия Федерациясенең Җир Кодексының 39.5 маддәсенә җирләрне шәхси милеккә бушлай бирү очраклары төгәл күрсәтелгән.

Мәсәлән, мәчет, чиркәү астындагы җир кишәрлекләре дини оешмалага бушка бирелә. Бакчачылык ширкәтләренә бирелгән җир участоклары ширкәт членнарына бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнер өчен гомуми милек итеп бушка бирелә ала.

Районыбыз өчен хас булган мисал: күпбалалы (3 яисә аннан да күп) гаиләләргә җир кишәрлекләре йорт төзү өчен бер тапкыр бушлай бирелә.

Шулай ук торак пунктларын төзү, киңәйтү белән бәйле берничә очракта (развитие застроенных территорий) төзүче оешмаларга бушлай бирелергә мөмкин.

Җир Кодексынның курсэтелгэн очраклардан тыш жирне бушка шәхси милеккә бирү очраклары каралмаган.

- Җир турындагы законнарны бозган өчен штраф күләмнәре артты.
- Җир хокукын бозуларда гаепле затлар законнарда билгеләнгән тәртиптә административ яисә җинаять җаваплылыгына тартыла.

2015 нче елның 8 мартында кабул ителгән 46 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексның 7.1 маддәсенә үзгәрешләр кертелеп, үз белдеген белән җир кишәрлеген биләгән өчен (самовольное занятие земельного участка), яисә җиргә хокук бирүче документлардан башка җирне файдаланган өчен штраф күләме гражданнар өчен җирнең кадастр бәясеннән 1-1,5 процент, вазифаи затлар өчен кадастр бәясеннән 1,5-2 процент, юридик затлар өчен 2-3 процент күләмендә була. Шул ук вакытта минималь штраф күләме гражданнар өчен 5 меңнән, вазифаи затлар өчен 20 меңнән, юридик затлар өчен 100 меңнән ким булмаска тиеш.

Элек бу штрафлар күләме гражданнар өчен 500 сумнан 1 меңгә, вазифаи затлар өчен 1 меңнән 2 меңгә, юридик затлар өчен 10 меңнән 20 меңгә кадәр иде.

- Нинди органнар җир законнарының үтәлешен контрольли?
- Җир хокукын бозуларны дәүләт җир контроле (Росррестр һәм Росельхознадзор контроль һәм күзәтчелек оешмалары) һәм муниципаль җир контроле ( Балтач районы жир һәм милек Палатасы) органнары ачыклый һәм административ чаралар күрә.

Җир Кодексының 64 нче маддәсе нигезендә җир турындагы бәхәсләр суд тәртибенә карала.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250