Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ирен сөендерү өчен яңа туган баланы урлаган

41 яшьлек хатын бала табу йортыннан сабый белән чыгып барганда, баланың үз әтисе очрап, аны кулыннан тартып алган.

2 октябрь көнне Кемерево шәһәрендә була бу хәл. Бер хатын, бала табу йортында бала үзе генә яткан палатага кереп, аны күтәреп чыгып китә.

Берничә минуттан бүлмәсенә кергән ана баласы югалганын күргәч, иң беренче иренә шалтыратып әйтә. Ә иптәше бу минутларда аларны күрергә килгән икән - машинасын парковкага куйган чагы булган. Бала табу йорты капкасыннан сабыен курткага төреп, йөгерә-атлый чыгып баручы хатынны күреп калган. Ирнең, әллә чыннан да, ата инстинкты уянды микән инде, ул бу хатын янына йөгереп барып, кулыннан баланы тартып алган. Ә карак, аны-моны карамый, шундук күздән югалган. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре үзе яшәгән Ленин-Кузнецк автовокзалында кулга алганнар.

Хатын дөресен сөйләп биргән. "Малай таптым дип, иремне сөендерергә теләдем",- дигән. Югыйсә, моңа кадәр ул аны авырлымын, дип алдап яшәгән. Бала табу вакыты җитте дип, Кемерово шәһәренә юлланган. Моннан исә "малай туды!" дәгән "шатлыклы" хәбәрне сөйгәненә телефон аша җиткергән. Менә шул ният белән кеше бәхетен урлап, үзенекен төземәкче булган.

Хатынга хәзер психиатр тикшеренүе үтәсе бар. РФның Җинаять җәзалары кодексы буенча, балигъ булмаган балаларны урлау өчен 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, дип яза Өмет.

Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: vesti.ru
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланы урлаган