Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иренең хыянәтен белгәч, балаларын батырып үтергән

Хатын биш яшьлек улын, яшь ярымлык кызын үзенә бәйләп куя һәм суга керә.

9 сентябрьдә Камчаткада 27 яшьлек хатын ике баласын батырып үтергән. Фаҗига Крашенинников бухтасында була. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Хатын биш яшьлек улын, яшь ярымлык кызын үзенә бәйләп куя һәм суга керә.

Балалар кычкырганын узып баручы кеше ишетеп ала. Ул коткаручылар һәм полиция чакыра. Урынга килеп җиткән коткаручылар хатын янына көймәгә утырып кына барып җитә ала.

Бу вакытта балаларның кечесе инде үлгән була, биш яшьлек малай реанимациядә үлә. Хатынның үзен исә коткарып калалар, ул исән. Хәзер бу хатынны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә. Ике нәни баланы үтерү факты буенча җинаять эше ачылган. Хатынның үзен кулга алдылар.

РИА Новости агентлыгына Камчатка өлкәсендәге хокук саклау органнарында чыганагы хәбәр иткәнчә, хатын балаларын да, үзе дә батып үлмәкче була. Хатын очрашып йөргән иренең хыянәтен белгәч, шундый коточкыч адымга җыена.

Биредәге матбугат чаралары да фаҗига турында хәбәр итте. Хатынның исеме Екатерина, аның сөйгән ир-аты бар. Аларның уртак кыз балалары туа. Хатын бу ир-атны фатирын приватизацияләү исемлегенә кертергә җыена. Тик шул чакта бу ир-атның хатыны һәм очрашып йөри торган башка хатын-кызлары булуы да ачыклана.

Екатеринаның танышлары сүзләренчә, әлеге яңалыкларны ишеткәч, хатынның "башы китә". Өстәвенә кечкенә вакытында бу кызны көчләгән булганнар. Ул шул чакта ук өеннән чыгып киткән, полициягә хәбәр итмәгән.

Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын тәмамлаган Екатерина Вилючинск шәһәрендә инженер булып эшләгән.

Бу хакта тулырак: Интертат.татар

 

Фото: pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән