Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исерек ана сигез айлык баласын пычак белән кискәләгән

Баласы канга баткач, хатын үз әнисенә шалтыраткан.

Татарстанда 24 яшьлек хатын исерек килеш сигез айлык баласын пычак белән кискәләгән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләгән. 

18 сентябрьдә Ютазыда исерек ана баласын кискәләгән. Бала канга баткач, хатын үз әнисенә шалтыраткан. "Ашыгыч ярдәм" табиблары баланы район хастаханәсенә алып киткән. Табиблар баланың муенында, корсагында киселгән урыннарны дәвалыйлар. Баланың хәле стабильләшкән. 
 
Хатын исә гаебен танып, гариза язган. Якын арада аны сак астына алу турында карар кабул итәчәкләр. Тикшерүчеләр судмедэкспертиза билгеләгән. 
 
Баласын кискәләгән хатынның еш кына салгалап йөрүе, беркайда эшләмәве билгеле.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/tatarstanda-iserek-ana-sigez-aylyk-balasyn-pychak-bel-n-kisk-l-g-n/

Татарстанда 24 яшьлек хатын исерек килеш сигез айлык баласын пычак белән кискәләгән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләгән.

18 сентябрьдә Ютазыда исерек ана баласын кискәләгән. Бала канга баткач, хатын үз әнисенә шалтыраткан. "Ашыгыч ярдәм" табиблары баланы район хастаханәсенә алып киткән. Табиблар баланың муенында, корсагында киселгән урыннарны дәвалыйлар. Баланың хәле стабильләшкән.

Хатын исә гаебен танып, гариза язган. Якын арада аны сак астына алу турында карар кабул итәчәкләр. Тикшерүчеләр судмедэкспертиза билгеләгән.

Баласын кискәләгән хатынның еш кына салгалап йөрүе, беркайда эшләмәве билгеле.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал