Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исерек килеш руль артына утырганнар - 30 меӊ сум штраф түләячәкләр һәм кимендә ел ярым җәяү йөрәячәкләр

Гаебен яшереп маташмады ул. Яшерергә хут калмаган иде шул. Барысы да дәлилләнгән.

Кичке сәгать 10 нчы яртылар тирәсендә Чепья урамнарының берсендә туктап торган машинага китереп бәрдерә. Үзенең «Киа Рио»сыннан чыгып атына-чайкала басып хәйран калып карап тора да утырып китеп тә бара. Туктап торган машина хуҗасы Рамилне тыңлап та маташмый. Рамилгә ЮХИДИ инспекторларына хәбәр итүдән башка юл калмый инде. Качкынны эзләп табып, алкогольгә тикшерү үткәрәләр. Ничек машина белән идарә итте икән?! Андагы алкоголь күләме тиешле нормадан (0,16 промилл) 7,5 тапкырга артык булып чыга. Шулай итеп Чепья авылында яшәүче Анатолий Васильевка транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен беркетмә төзелә. Ул гына түгел, авария урыныннан качып киткән өчен тагын берне төзиләр.
Һәм әле өченчесе дә бар: анысын машинасын тыелган урынга куйган өчен шушы ук көнне әлеге хәлләрдән алданрак төзегән булганнар. Һәм штрафын да салганнар. Суд исерек килеш машина белән идарә иткәне өчен тагын 30 мең сум штраф салды һәм ике елга транспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм итте. Һәм өстәп, авария урынын калдырып киткән өчен 5 тәүлек утырып чыгу җәзасын да бирде.
- Өйләнгән, ике баласы бар. Эшләгән эше дә транспорт белән бәйле. Кызганыч. Ләкин законны узып беркемне дә җәзасыз калдырып булмый, - ди Балтач районы буенча судның икенче номерлы участогы җәмәгатьчелек судьясы Авзал Хәйруллин.
Үзәктә булгангамы, судның беренче номерлы участогына мондый эшләр аеруча күп керә.
- Кешеләр йөртергә алынган таксист егет тә эчеп рульгә утыргач инде, бигрәкләр дә шаккатарлык, - ди судның беренче номерлы участогы җәмәгатьчелек судьясы
Зөһрә Мөхәммәтҗанова. А.Гыйбадуллин исерек баштан бер көндә ике авария ясаган. Беренчесендә туктап торган машинаны бәрдереп, тегесе кузгалып китеп, аннан алдагысына бәрдергән. Гыйбадуллин моннан качып китеп, каядыр барып, тагын шунда әйләнеп килә һәм тагын бер машинага бәрдерә.
- Бернәрсә дә хәтерләмим, - ди ул судта. Аңа 30 мең сум штраф салынды, 2 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Һәм авария урынын калдырып киткән өчен бу срокка тагын 1,5 ел өстәлде.
Нормадан А. Ризвановка да исерек килеш машина белән идарә иткәне өчен 30 мең штраф түләргә һәм ел ярым машинада йөрмәскә туры киләчәк.
Рульдә аракы эчкән килеш йөрүчеләрне кисәтү буенча даими үткәрелгән рейдларның да йогынтысы булды микән? Быел транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплы эштә эшләүчеләр дә тоткарланган.
Фото: http://www.vyborauto.ru/articles/pyanyi_za_rulem/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250