Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске елда эшләнгән кеше үтерү белән бәйле җинаять ачылырга тора

2014 елныӊ 20 декабрь көнне төрмәдә берничә тапкыр утырып кайткан Сосна авылыннан N. үзенә кунакка, туган көнен үткәрү сәбабе белән Балтачтан, Комсомол урамында яшәүче, үзе шикелле үк төрмә юлын берничә тапкыр таптаган С. ны кунакка чакыра.

Аӊа, бергә язылышмыйча, вакытлыча түшәк бүлешүче бер ханым да иярә. Табын буласы өйдә ул көнне аулак өй була, хуҗабикә апа туганнарына кунаккка китеп бара.
Туган көнне хәйран югач, «теге якта» калган «дуслар»ны искә төшерү белән бергә күӊелләр дә нечкәреп китә. Янда хатын-кыз булуы кемнеӊ көчлерәк, «блатной» булуын ачыклауга нигез булып тора. Өй эчендә башланган низаг тышта дәвам итә.
Бераздан өй хуҗасы кереп, С.ныӊ кайтып китүе турында җиткерә. Шушы көннән башлап бу кеше турында бернинди дә хәбәр булмый.
Полиция хезмәткәрләре, үзләрендә булган информация нигезендә, тирә-якны караштырып, тикшереп, җинаять эшен ачар өчен нинди дә булса нигезләмә эзлиләр. Әмма, суга салган кебек юкка чыккан кешенеӊ үзе яисә мәете булмыйча, закон нигезендә җинаять эше дә ачып булмый.
5 январь көнне, исерек хәлдә тавыш чыгарганы өчен, өй хуҗасы N.га административ чара күрелә, ул вакытлыча тоткарлана. Район прокуратурасы, тикшерү комитеты бүлекчәсе, район полция бүлеге җитәкчелеге бергәлэп киӊәшләшеп, юкка чыккан С.ныӊ үзен яисә мәетен табу кирәклеген яхшы аӊлап, конкрет максат билгелиләр.
Көннәрнеӊ 30 градустан артык суык булуы, чыккан буран, яуган кар да эзләү эшләренә комачау итә. Полиция хезмәткәрләре эз табу өчен этләрне дә алып чыгарга мәҗбүр булалар. Салкын көндә Шушма елгасыныӊ боз юка җирендә овчарка суга да чумып ала, нәтиҗә генә күренми.
Ниһаять, 8 январь көнне авылдан 700-800 метр ераклыкта, кар астына күмелгән, Балтач авылы кешесе С.ныӊ үле гәүдәсе табыла. Кеше үтерү факты буенча җинаять эше ачыла һәм аныӊ буенча тикшерү эше алып барыла.
Фото: http://www.perm.aif.ru/culture/details/123645

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250