Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юрист 2024 елда пенсионерларның нәрсә өчен түләмәскә хакы бар икәнен аңлатты

Транспорт салымын түләүгә кагылышлы ташлама һәр төбәктә аерым рәвештә карала – кагыйдә буларак, пенсионерга ташлама бирәләр яки кайбер очракларда салым түләүдә гомумән азат итәләр.

Гамәлдәге законнар нигезендә, Россиядә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар берничә салым ташламасы ала, дип аңлатты «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Барыннан да элек, бу милеккә салымга кагыла. Пенсионерларга әлеге салымны бер фатир, дача кишәрлеге, хуҗалык корылмасы (50 квадрат метрга кадәр), иҗат остаханәсе, студия өчен түләргә кирәкми.

«Ягъни әгәр пенсионер яки пенсия алды яшендәге гражданның бер фатиры, бер дачасы һәм бер гаражы булса, ул милеккә салым түләми», - дип искәртте эксперт. Әгәр аның милкендә, мисал өчен, ике фатир бар икән, берсенә салым түләргә кирәк. Кайсына икәнен салым түләүче үзе яки салым хезмәте билгели.

Транспорт салымын түләүгә кагылышлы ташлама һәр төбәктә аерым рәвештә карала – кагыйдә буларак, пенсионерга ташлама бирәләр яки кайбер очракларда салым түләүдә гомумән азат итәләр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев